Табигать министрлыгы карамагындагы федераль Аучылык хуҗалыгын үстерү үзәгендә, тукландыру мәйданчыкларында, азык басуларында һәм башка урыннарда кабаннар санын исәпкә алу методикасын эшләделәр. Документ Россия Табигать министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Аучылык хуҗалыклары биләмәләрендә кыргый кабан дуңгызларының санын даими мониторинглау - Африка чумасы таралуга каршы чараларның берсе, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Методика Россиянең барлык төбәкләрендә дә кыргый дуңгызларны исәпкә алуда бердәм эш алып баруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ниятләнелә.
Кыргый кабан дуңгызларының санын мониторинглауны беркетелгән аучылык җирләре территориясендә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында да, шулай ук аңа яшәү тирәлеге булган башка урыннарда да, шул исәптән аеруча саклана торган табигый территорияләрдә дә үткәрергә тәкъдим ителә.
Кабаннарны туплау урыннарында исәпкә алуны 16 марттан 14 гыйнварга кадәр үткәрергә тәкъдим ителә. Ул терлекләрне азык басуларында яки тукландыру мәйданчыкларында булганда визуаль күзәтүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 августыннан яңа тәртип үз көченә керде, аның буенча, аучылык хайваннарының санын исәпкә алу, аларга карата лимитлар һәм квоталар билгеләнә, Россия Табигать министрлыгы тәкъдим иткән фәнни-нигезләнгән исәпкә алу методикалары нигезендә үткәрелә.