Татарстан һәм Марий эл республикалары ветеринария белгечләре дуңгыз чумасы таралуга каршы көрәштә берләшә

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Мари Эл Республикасының Идел буе районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта Африка дуңгыз чумасы очрагы ачыклану уңаеннан Мари Эл Республикасы ветеринария хезмәте вәкилләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе киңәшчесе Никита Лебедев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ноугуманов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов катнашты. Эш барышында ике республика территориясендә африка дуңгыз чумасын профилактикалау һәм таратуны булдырмау чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International