Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов рәислегендә республикада Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәле мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Максим Увайдов республикада һәм илдә, кыргый фаунада да, йорт хайваннары арасында да гадәттән тыш киеренке эпизоотия хәлен искәртте. Белгечләр кыргый кабан дуңгызларының санын җайга салу буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар, республиканың ветеринария хезмәтенең Африка чумасы авыруы чыганакларын юк итүе буенча башкарылган эше турында билгеләп үтелде. Җыелучылар шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар асраганда һәм үрчетүдә тәртип бозуларны исәпкә алу системасын җайга салу зарурилыгы белән бәйле берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Республикада АЧС буенча эпизоотик хәлнең имин булмавы сәбәпле, ветеринария хезмәте белгечләре гражданнар өчен африка дуңгыз чумасы буенча аңлату эшләре алып баралар. Ветеринария белгечләре, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучыларга, республика территориясендә АЧС вирусы таралуга юл куймас өчен, терлекләрне алдан суярга киңәш итә.
Эре дуңгызчылык комплексларында эш ябык режимда башкарыла, анда хуҗалыкның һәм республиканың ветеринария һәм санитария иминлеген тәэмин итү максатларында барлык ветеринария таләпләре катгый үтәлергә тиеш.