Россия Табигать министрлыгы хуҗасыз хайваннарның кешеләргә һөҗүм итүен булдырмау буенча методик күрсәтмәләр турында карар проектын әзерләде, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте. Методик күрсәтмәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер дип көтелә.
Проект тарафыннан эт тешләвеннән зыян китерү куркынычын киметү өчен шартлар булдыру күздә тотыла. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, методик күрсәтмәләр төбәкләргә тәртип булдырырга, шулай ук әлеге вәзгыятьне күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.
Аерым алганда, документта хуҗасыз хайваннар кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыручы яисә аның барлыкка килүенә ярдәм итүче очраклар язылган. Шул исәптән, мәсәлән, кешеләр күпләп яши торган урыннарда, җылылык бирү трассалары тирәсендә һәм чүп җыю мәйданчыкларында хуҗасыз этләрнең яшәү тирәлеген булдыруы исәпкә алына.
Сукбай хайваннарны кешеләргә һөҗүм итү очракларын булдырмау һәм киметү өчен, табигать министрлыгы мондый хайваннарның популяциясе торышына, этләрне аулау һәм приютларга озатылуын исәптә тотарга, мониторинг алып барырга һәм башка чаралар күрергә тәкъдим итә.
Хуҗасыз этләр белән бәйле вазгыятьнең киеренкелек динамикасы ай саен күзәтеп торылыр дип көтелә, ә 2023 елның 31 июленнән башлап Россия субъектлары мондый белешмәләрне ярты елга бер тапкыр РФ Табигать министрлыгы адресына тапшырырга тиеш булачак.