Татарстанның шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр электрон тамга белән теркәләчәк

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган республика агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстанда мөгезле эре терлекнең 60 проценты электрон тамга белән теркәләчәк, әлеге эш агымдагы елның көзендә башланачак.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, эре инвесторлар һәм АПК җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, терлекчелек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү мәсьәләсе буенча Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, республикада авыл хуҗалыгы терлекләренең баш саны күплеген исәпкә алып, ел дәвамында зур эш башкарырга кирәк.

«Шулай ук, 2022 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "терлекләрне суюның һәм иткә ветеринария кагыйдәләрен раслау һәм ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү турында" 28.04.2002 ел, № 269 боерыгы үз көченә керә, аның нигезендә тәңгәлләштерелмәгән хайваннарны суюга җибәрү тыела», - дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.

Терлекләргә биркалар тагу һәм электрон теркәү дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан башкарылачак. Ул түбәндәге тәртиптә эшләнәчәк: мөгезле эре терлеккә сул колагына визуаль бирка куелачак, уң колагына – электрон тамга. Терлекләрнең номеры ВЕТИС "Хорриот" системасына кертелә һәм аның турындагы барлык мәгълүмат электрон мәгълүмат системаларында ачык күренәчәк. Терлекләрне идентификацияләү эшен агымдагы елның көзендә башларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International