ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья хайваннарның сәламәтлеген саклау оешмасы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 23 июленнән 29 июленә кадәр 14 ил кош гриппының яңа теркәлгән очраклары турында хәбәр иттеләр. Бу чорда барлыгы 121 яңа авыру чыганагы теркәлгән. Бу хакта Россельхознадзор мәгълүмати-аналитик үзәге күзәтүендә хәбәр ителә. Шуларның иң күбе Филиппинн утрауларында – барысы 47 очрак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илдә 2022 елның мартыннан гамәлдә булган атлар артерииты буенча ветеринария кагыйдәләренә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында фикер алышу өчен урнаштырылган.

Республикада санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралар үткәрүне дәвам итәләр.


5
август, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизияләр Яшел Үзән район дәүләт ветеринария берләшмәсенә чыгу йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Россельхознадзор вәкилләре безнең ил терлекчелегенә зыян китерергә мөмкин булган начар сыйфатлы чит ил вакциналары керү куркынычы турында шиген белгертте. Шуңа бәйле рәвештә чит илдән кертелгән ветеринария вакциналарын контрольдә тотуны көчәйтте. Бу хакта Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт Владимирда хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгенә («ВНИИЖ») ведомство карамагындагы хезмәткә визиты вакытында белдерде.

Америкада маймылларда була торган чәчәк авыруы кешеләргә йогу аркасында, илдә гадәттән тыш хәл режимын кертүне рәсми рәвештә игълан итте. Бу хакта CNBC телеканалы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлне игълан итү әлеге авыру белән көрәшү өчен өстәмә ресурслар тупларга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар илнең сәламәтлек саклау министрлыгында, дип хәбәр итә телеканал.


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның беренче алты аенда Россиядә катнаш азык җитештерү күләме 16,7 млн.тонна тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка күбрәк, дип хәбәр итә FEEDLOT компаниясенең аналитик хисапыннан. Июнь аенда катнаш азык җитештерү 2,7 мең тоннага җиткән, бу бер ел элек 3% ка югарырак дигән сүз.

Россельхознадзор кош фабрикаларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм зоопаркларда авыруларны кисәтү өчен кошларга каршы яңа вакцина (Н5) теркәү турында игълан итте. Яңа инактивацияләнгән эмульсионлы препаратның атамасы - «АвиФлуВак».

Шотланд галимнәре тикшеренү үткәргән, аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы кошларын туганда ук була торган иммунитет белән куркыныч инфекцияләргә каршы чыгару мөмкинлеге табылган.


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ведомство учреждениеләре киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яшел Үзән районында узган хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләрен оештыруга ветеринария берләшмәләре һәм башка ведомство учреждениеләре башлыкларының актив катнашуын һәм йөкләнгән хезмәтен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International