Дуңгыз асраучыларга альтернатив терлекчелек юнәлешенә күчәргә киңәш итәләр

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

 

Республикада ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан гражданнар өчен африка дуңгыз чумасы һәм терлекчелекне альтернатив рәвештә алып баруга күчү буенча аңлату эшләре алып барыла.

Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик хәлнең начар булуы сәбәпле, дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык мөдирләренә, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә һәм хезмәт күрсәтүче персоналга, хуҗалыклар территориясенә вирус кертмәү өчен бик җаваплы булырга киңәш ителә.

Дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итү, урман-кырлардан үз хуҗалыгына инфекөия алып кайтмас дуңгызлар асрала торган бинага керү алдыннан кием-салым һәм аяк киемен алыштыру таләп ителә, терлек азыгын югары температурада 30 минут эшкәртеп бирергә, ветеринария һәм санитария куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында барлык ветеринария таләпләрен үтәү таләп ителә. Шәхси хуҗалыкларда исә ветеринария белгечләре киңәш итүенчә, авырлыгы җиткән дуңгызларны алдан чарасын күреп чалу яхшырак булачак. Бер яктан хуҗалыкка матди зыян килмәсен өчен һәм яңа авыру очрагын булдырмый калуның иң яхшы ысулы бу, дип аңлата ветеринарлар.

Шулай ук Татарстан Республикасының район ветеринария берләшмәләрендә, ветеринария һәм санитария иминлеген тәэмин итү, мал ташыган вакытта ветеринария кагыйдәләрен үтәү максатларында, терлекләр сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар белән киңәшмәләр уза. Киңәшмәләр ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге буенча ветеринария инспекторлары, районнарның баш ветеринария табиблары катнашында уза.

Эш барышында ветеринария белгечләре эшкуарларга һәм авыл җирлекләре башлыкларына республика территориясенә башка төбәкләрдән үтеп керергә мөмкин булган куркыныч хайваннар авырулары куркынычы турында хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International