Россия Федерациясенең Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан узган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" мактаулы исемен алучыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
2022 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә «Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булган ветеринария табиблары исемлеге:
1. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Әсәнбаш Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең “Заря” бүлеге ветеринария табибы Максимов Анатолий Никита улына;
2. Мөкасеева Рамилә Гакыйф кызына – Татарстан Республикасы «Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария табибы;
3. Бахитова Зөбәрҗәт Абзалетдин кызына – «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария табибы-серологы;
4. Фәйзрахманов Фидарис Вәсил улына – “Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Аты участок ветеринария пункты мөдире – ветеринария табибы;
5. Шаһиев Салих Габдрахман улына– «Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы урынбасары – эпизоотиягэ каршы көрәшү эше буенча ветеринария табибы;
6. Нуретдинов Рафис Рәис улына – «Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенен ветеринария табибы-Әлмәт ветеринария участогы мөдире;
7. Әбүзәров Фаикъ Фәрит улына – Татарстан Республикасы «Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария табибы;
8. Әгълиуллин Илназ Кәрим улына – «Түбән Кама шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы – баш ветеринария табибы;
9. Гыйбадуллин Алмаз Нәҗип улына – «Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы – баш ветеринария табибы.
Республиканың агроcәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде
10. Нуриев Альберт Наил улына – “Мамадыш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе баш бухгалтеры
2022 елда иң яхшы эшләүче (эшчәнлек алып баручы) ветеринария берләшмәләре буларак Әгерҗе, Лаеш районнары һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәләре танылды. Алар акчалата сертификат белән бүләкләнде.