Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүләкләре тапшырылды. «Иң яхшы дәүләт ветеринария берләшмәсе» номинациясендә Әгерҗе районының ветеринария берләшмәсе җиңүче булды. Икенче урынны Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе алды, өченче урынны Лаеш районы ветеринария берләшмәсе яулады. Барлык җиңүчеләр дә акчалата сертификат белән бүләкләнде.