Соңгы өч елда Самара өлкәсендә хайваннар бруцеллезы авыруы теркәлеп килә. 2022 елда әлеге авыру Самара өлкәсенең Шигон, Ставрополь, Зурлушицкий, Идел районнары территориясендә теркәлгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дуңгызчылык хуҗалыкларында ябык эш режимы кертүне, терлекләр тотыла торган бинага кергәнче зарарсызландыру чараларын күрүне, махсус аерым эш киеменнән һәм аерым аяк киеменнән эшләүне таләп итә!
Россельхознадзорның «Хорриот» системасы терлекчелек продукциясен җитештерүдә ветеринария препаратларын куллануның күзәтүчәнлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Татьяна Балагула терлекчелек предприятиеләрендә дару препаратларын куллануга багышланган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Америка галимнәре буаз сыерларның эссе көннәрдәге җылылык стрессы сәбәпле карынындагы бозавы үсешенең акрынаюына игътибар иткәннәр. Эссе һава торышы шулай ук туачак бозауларның иммун системасының җитештерүчәнлегенә һәм сәламәтлегенә бик начар йогынты ясавын ачыклаган.
Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге галимнәре кош гриппы вирусының H5 һәм H7 төрләренең антитәнчекләрен билгеләү тестларын әзерләде.
Кытайның көнчыгышында Шаньдун һәм Хэнань провинциясендәге 35 кешедә Langya henipavirus (LayV) РНК – генипавируслар нәселеннән яңа вирус тапкан. Галимнәр фикеренчә, бу вирусның резервуары җир тычканнары булуы мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 8 августында “Хайваннарның сәламәтлеген саклауның федераль үзәге”нең Татарстан сынау лабораториясендә “Пашков Сергей Игоревич” крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә өч баш дуңгыз санында үлгән дуңгызлардан патологик материал пробаларының (Э1981-22 номерлы сынау протоколы 08.08.2022) уңай нәтиҗәсе расланды.
Бал сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Рязань һәм Тамбов өлкәләре буенча Россельхознадзор идарәсенең ветеринария контроле һәм күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Екатерина Богатырева ялган продукция билгеләрен атады.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йогышлы авыруларның, шул исәптән аеруча куркыныч һәм йогышлы хайван авыруларының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Спас районында йорт дуңгызларында африка чумасы ачыклану сәбәпле оештырылган киңәшмәдә республика штабы әгъзалары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук эре мөгезле терлекләрне тоту буенча җитәкчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: 2022 елның 7 августында «Хайваннар сәламәтлеген саклау буенча федераль үзәк»нең Татарстан сынау лабораториясендә узган тикшерүләре йогышлы хайван авыруын ачыклады. Татарстан Республикасы Спас районының Приволжск бистәсендә "Федоров Е.М." шәхси ярдәмче хуҗалыгы территориясендә үлгән дуңгызлардан алынган патологик материал анализларында Африка дуңгыз чумасы авыруына уңай нәтиҗә расланган (07.08.22 ел, №Э1967-22).