Хайваннар өчен легаль булмаган даруларны сатучы интернет-ресурслар тыелган сайтлар реестрына эләгәчәк. Бу хактагы Хөкүмәт карары хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип «Парламентская газета» хәбәр итә.
Россиядә сату тыелган яки чикләнгән ветеринария препаратлары тәкъдим итүче интернет-кибетләр блокка эләгәчәк.
Мондый препаратлар исемлеген быел Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләде. Бу исемлектә дарулар ике төркемгә бүленгән. Беренчесендә хайваннарны дәвалау тыелган препаратлар эләккән. Икенче төркемдә биологик куркынычсызлык турындагы законга каршы килми торган, ягъни чикләнгән гамәлдә булган антибиотиклар исемлекне тәшкил итә.
Моннан тыш, фармацевтика өлкәсендә эшчәнлек итүгә лицензиясе булмаган ветпрепаратлар сатучылары сайтларын да блокка куелырга мөмкин.
Нинди интернет ресурслар блокировкаланырга тиешлеген Россельхознадзор хәл итәчәк, ә тыелган сайтлар исемлеген Роскомнадзор билгеләячәк.