Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Республика һәм башкала көне уңаеннан бәйрәм котлавы

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр! Республика көне һәм шәһәр көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Республика көне һәм Казан шәһәре көне - бөтен күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм. Бүген Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында бәхәссез лидер булып тора, һәм Татарстан җирендә тулы татулык һәм иҗади хезмәт атмосферасында безнең республика өчен яңа иҗади планнар уңышлы тормышка ашырылачагына шигем юк.

Гаилә, дуслар белән үткәрә торган әлеге искиткеч бәйрәмдә мин чын күңелдән сезгә Татарстан иминлеге өчен нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, тынычлык һәм татулык телим. Өйләрегез һәрвакыт якын кешеләрнең елмаюлары белән балкып торсын, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәм җылысын тоеп яшәсен. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International