Вьетнамда Африка чумасына каршы берничә дистә вакцина ясалган хайван кинәт үлгәннән соң, яңа вакцина белән иммунизацияләүне вакытлыча туктаттылар.
Фуйен провинциясенең Хайваннар сәламәтлеге департаменты мәгълүматлары буенча, NAVET-ASFVAC дип аталган яңа уйлап табылган вакцинациядән соң бер атнадан 131 хайванда бизгәк билгеләре пәйда булган, дуңгызлар ашаудан туктаган, кан коскан, аларның күбесе үлгән. Шул ук вакытта терлекләрнең вакцинацияләнмәгән өлеше сәламәт кала.
Коммерцияле вакцина җитештерүче оешмадан хәзер күрелгән чыгымнар өчен компенсация таләп итәләр. Хәзер тикшерү эше башланган. Илдә терлекләрне алга таба вакцинацияләү туктатылды.
Вьетнам хакимияте 2022 елның 3 июнендә Африка дуңгыз чумасына каршы коммерция вакцинасы чыгару турында рәсми рәвештә игълан иткән иткән иде. Препаратны компетентлы органнар тарафыннан рәсми сертификатлаштырудан соң, Вьетнам авыл хуҗалыгы һәм аграр үсеш министрлыгы ярдәмче хуҗалыкларда баш санын иммунизацияләү өчен 600 мең доза вакцина сатып алган һәм аны халыкка үз төбәк ведомстволары аша сата башлаган.
Африка чумасы Вьетнам өчен җитди проблема булып кала бирә. Быел авыру чыганаклары илнең 47 провинциясендә теркәлгән, анда 36 меңнән артык дуңгызны юк итәргә туры килгән.