2022 елның иң яхшы ветеринария табиблары - Буа, Балтач, Сарман районнарыннан

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүләкләре тапшырылды. «Дәүләт ветеринария учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе» буларак Илшат Гаязов – Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы танылды.

«Иң яхшы эпизоотолог» номинациясендә Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең эпизоотиягә каршы эш буенча башлык урынбасары – ветеринария табибы Саттарова Валентина җиңде.

«Иң яхшы терапевт» номинациясендә җиңүче дип Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең дәвалау – профилактика эше буенча башлык урынбасары-ветеринария табибы Нәфыйгина Айгөл танылды.

"Лабораториянең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә Мөхәммәтгалиева Гөлира - ветеринария табибы - Балтач район дәүләт ветеринария берләшмәсенең район ветеринария лабораториясе мөдире җиңде.

Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсенең Иске Борындык ветеринария участогының ветеринария табибы Хөснетдинов Рамил, Балтач район дәүләт ветеринария берләшмәсенең Чутай участок ветеринария пункты мөдире Кириллов Алексей, Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең Саклаубаш ветеринария участогы мөдире Хаҗиев Зөфәр "Иң яхшы участок ветеринария табиблары" дип табылды.

"Иң яхшы ветеринария фельдшеры" номинациясендә Югары Ослан район дәүләт ветеринария берләшмәсенең Югары Ослан ветеринария участогы мөдире-ветеринария фельдшеры Анфимова Тамара җиңү яулады. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан эшләрендә зур уңышлар, саулык телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International