Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Әдәмсә төп гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонттан соң ачу тантанасында катнашты һәм мәктәп укучыларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады.
"Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану белән, беренче сентябрь белән котлыйм! Яңалыкны танып белүгә, укырга һәм гомергә зирәк юлларны истә калдыруга караганда дөньяда бер дә гүзәлрәк нәрсә юк! Сезнең тормышыгызда мәктәп елларында гына түгел, ә киләчәктә, гомер буе белем алу мөмкинлеге булсын! Белемнәр кешене көчлерәк, зирәк, игелеклерәк итә, яңа хакыйкатьләр ачарга, фәнни ачышлар ясарга һәм табигать серләрен белергә ярдәм итә. Укытучыларга үз шәкертләре белән тулы аңлашуга ирешергә телим, сезнең уку йортында һәр көн яхшы һәм уңай булсын!”, - диде Алмаз Хисаметдинов үзенең котлавында.