ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре Төркия Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең укыту-җитештерү өлкәсендә һөнәри әзерлек курслары уза. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары башлыгы Солтан Латыйпов озатып йөри.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының терлекчелек хуҗалыкларында һәм мегафермаларында мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру эше бара. Хуҗалыклар бу көннәрдә Венгрия, Дания, Германия, Нидерланд илләреннән һәм шулай ук Россия төбәкләреннән нәселле таналар белән тулылана.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия азык-төлек сыйфаты оешмасы нигезендә хәләл продукция һәм хәләл хезмәт күрсәтү өлкәсендә милли компетенцияләр үзәге төзелә. Үзәкнең бурычларының берсе - хәләл милли стандартларны эшләп чыгару.

"Ветеринария Үзәге» федераль оешмасы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 8 гыйнварына Россия Федерациясе территориясендә эпизоотия вазгыяте буенча түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итә.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Әлки район ветеринария берләшмәсенең мобилизацияләнгән хезмәткәре Илнар Кыямов гаиләсендә булды.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә.


16
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә үләт базларын тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә узды.

2030 елга Россия ветеринария препаратлары җитештерү күләмен, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 тапкыр, 24тән 100 млрд сумга кадәр арттырырга һәм ил базарының 90 проентын алырга ниятли. Мондый күрсәткечләр Россиядә ветеринария препаратлары җитештерү тармагын үстерү концепциясе проектында күрсәтелгән. Бу проект Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты эшче төркеменең чираттагы утырышында каралачак, дип хәбәр итә «Ветеринария һәм тормыш».


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 1970 елга кадәр төзелгән себер түләмәсе үләт базларының инвентаризация нәтиҗәләрен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә Идарә башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә үтте. 


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Иҗтимагый совет әгъзалары йорт хайваннарын маркировкалау мәсьәләсен кабат күтәреп чыкты. Йорт хайваннарын идентификация номеры белән тамгалау хуҗаларда җаваплылык хисен арттырачак, дип фикер йөртә белгечләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International