Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында Идел-Кама тыюлыгында дуңгызларның африка чумасын булдырмау максатыннан урман массивлары һәм кырлары территорияләрендә кыргый кабаннар санын мониторинглау буенча рейд-тикшерү узды.
Тикшерүне ветеринария белгечләре аучылык хуҗалыгының аучылык белгечләре белән берлектә үткәрделәр. Әлеге чарада Яшел Үзән районы аучылык күзәтчелеге башлыгы А.А. Астафьев һәм Яшел Үзән районы Баш ветеринария табибы Физзәт Фәхретдинов катнашты.
Мондый рейдлар даими рәвештә Африка дуңгыз чумасы вирусының барлыкка килүенә юл куймау һәм кыргый фаунадан вирусның куркыныч дәрәҗәсен бәяләү максатыннан үткәрелә. Белгечләр әйтүенчә, рейд вакытында парк территориясендә үлгән кыргый кабаннар табылмаган.
Исегезгә төшерәбез, кыргый табигатьтә африка дуңгыз чумасы барлыкка килү куркынычы бик югары. Шуңа бәйле рәвештә кыргый фаунадан дуңгызчылык хуҗалыклары территориясенә инфекция кертүне булдырмау буенча берничә чара күрелә. Шуларның берсе - кыргый кабаннар һәм йорт дуңгызлары арасында эпизоотиягә каршы мониторинг. Үле кабан табылса яки атылган мәетеннән пробалар алына һәм Республика ветеринария лабораториясендә африка дуңгых чумасы вирус булу-булмавына тикшерелә.