Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең чыгарылыш студентлары белән "Вакансияләр ярминкәсендә" очрашты.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, яңа гына диплом алган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе һәрвакыт бик актуаль тема булып тора. Студентларга ярдәм итү максатыннан, күп еллар дәвамында Баш ветеринария идарәсе академия белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бюджет нигезендә белем алган студентларны терлекчелек хуҗалыкларына эшкә урнаштыру буенча закон дәрәҗәсендә эш алып барыла. "Югары уку йортын тәмамлаганнан соң студент эшсез калырга тиеш түгел", - диде Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышында.
Чарада район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, «Красный Восток Агро», «Ак Барс холдинг», «АПК Азык-төлек программасы», «Комос групп» кебек эре агросәнәгать комплекслары, терлекчелек хуҗалыклары һәм кошчылык фермалары вәкилләре үз вакансияләрен тәкъдим иттеләр һәм чыгарылыш курс студентларын хезмәт шартлары белән таныштырдылар.
Быел, 2022-2023 уку елында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 198 яшь белгечне укытып чыгара, шуларның 134е – ветеринария медицинасы факультетын тәмамлаучылар.
Вакансияләр ярминкәсендә барлык чыгарылыш студентларының да белгечләрдән индивидуаль консультацияләр алу мөмкинлеге булды, теләүчеләр берничә эш бирүче белән әңгәмә узды, анкеталар калдырды, вакансияләр һәм хезмәт шартлары буенча сорауларына җаваплар алды. Шулай ук яшь белгечләргә дәүләт ярдәме турында мәгълүмат ирештерелде.
Билгеле булганча, Баш ветеринария идарәсе тарафыннан 35 яшькә кадәрге яшь белгечләргә ярдәм итү буенча Идарәнең эчке программасы бар. Ул 2015 елдан бирле гамәлдә, аның нигезендә югары белем алган яшь хезмәткәрләргә районнарның ветеринария берләшмәләренә эшкә кергәндә бер тапкыр бирелә торган 35 мең сум күләмендә акчалата ярдәм, шулай ук эшкә урнашканнан соң өч ел дәвамында төп хезмәт хакына 10 мең сум күләмендә өстәмә түләнә.
Академиягә максатчан юнәлеш буенча укырга кергән студентлар исә аерым категориягә ия, бу студентларның алга таба эшкә урнашу буенча гарантиясе бар. 2022 елда 43 максатчан программа буенча белем алган студентның 25е ветеринария берләшмәсе белән килешүләр төзегән.
Шулай ук күп кенә чыгарылыш укучылары республиканың производство практикасы үткән алдынгы хуҗалыкларга да эшкә урнашалар. 2 һәм 3 курстан башлап студентлар бер атнага Татарстан Республикасы предприятиеләренең уку үзәкләрендә белемнәре буенча практика уза. Болар - Мамадыш районының «РМ АГРО», Арча районының «Возрождение», Әгерҗе районының «Нәүрүз», Балтач районының «Кызыл Юл», «Восток Агро», Кукмара районының «Агрофирма Рассвет» терлекчелек хуҗалыклары.
"Тәҗрибәле ветеринария табиблары хезмәтенә һәм белемнәренә Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең ихтыяҗы зур. Шуңа күрә сез һәрвакыт үз белемнәрегезне практикада куллана алачаксыз, ә җитештерүдә алган эш тәҗрибәгез киләчәктә үсешегезнең нигезе булачак", – диде Алмаз Хисаметдинов студентларга мөрәҗәгать итеп.