Республикада аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә юл куймау буенча комиссияләр утырышлары уза

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Республика районнарында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының республика территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышлары уза.

Чаралар район башлыклары, баш ветеринария табиблары, авыл җирлекләре башлыклары, баш ветеринария идарәсенең территориаль бүлекләре инспекторлары һәм Россельхознадзор идарәсенең ветеринария инспекторлары, терлек һәм кошларны сату һәм ташу буенча шәхси эшмәкәрләр, дуңгызчылык һәм кошчылык фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында үткәрелә.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларның африка чумасы, кош гриппы инфекциясе һәм мөгезле эре терлек авырулары барлыкка килүенә юл куймау чараларын үтәү карала.

Шулай ук башкарма хакимият органнарының хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар барлыкка килүен кисәтү һәм бетерү буенча муниципаль махсус комиссияләр белән үзара хезмәттәшлеге, аларга кирәк булганда эпизоотик иминлекне тәэмин итүгә һәм авырулар барлыкка килүен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәүдә методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International