Алмаз Хисаметдинов «Татарстан радиосы»нда туры эфирда чыгыш ясады

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан радиосы»нда туры эфирда чыгыш ясады. Алып баручы Рәзин Нуруллин белән әңгәмә барышында республикадагы һәм гомумән Россия Федерациясендәге эпизоотия вазгыятенә кагылышлы мәсьәләләр, аерым алганда, күчмә кошларның язгы миграциясе чорында кош гриппы вирусының үтеп керү куркынычы һәм африка дуңгыз чумасын кисәтү чаралары турында сөйләштеләр.

Шулай ук республиканың баш ветеринария табибы язгы эпизоотиягә каршы чаралар барышында ветеринария белгечләренең эше, ветеринария-полиция постларында тәүлек әйләнәсе ветеринария куркынычсызлыгын контрольдә тотуның ничек алып барылуы һәм республикада эре мөгезле терлекләрнең якынча 75 проценты маркировкаланган булуы һәм бу мәгълүматлар әкренләп бердәм электрон системага кертелүе турында сөйләде. Хайваннарны һәм хайван хуҗаларын аеруча куркыныч авырулардан ничек сакларга һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатуга чыкканчы хайваннардан алынган продуктларны җентекләп тикшерү турында халык өчен күп файдалы мәгълүмат яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International