Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучы чыгарылыш студентлары өчен 17 мартта "Вакансияләр ярминкәсе" узачак

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучы чыгарылыш студентлары өчен 17 мартта "Вакансияләр ярминкәсе" узачак. Чарада район дәүләт ветеринария берләшмәләре, «Красный Восток Агро», «Ак Барс холдинг», «АПК Азык-төлек программасы», "Комос групп" кебек эре агросәнәгать комплекслары, терлекчелек хуҗалыклары һәм кошчылык фермалары вәкилләре студентлар белән очрашачак.

Очрашу барышында эш белән тәэмин итүчеләр үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк һәм дәгъвачыларны хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы күләме турындагы мәгълүмат белән таныштырачаклар.

Ярминкәдә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да белгечләрдән индивидуаль консультацияләр алу мөмкинлеге булачак, теләүчеләр берничә эш бирүчедән әңгәмә уза, анкеталар калдыра, вакансияләр, хезмәт шартлары буенча актуаль сораулар бирә, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме турында мәгълүмат ала алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022-2023 уку елында ветеринария академиясе 198 яшь белгеч укытып чыгара, шуларның 134е – ветеринария медицинасы факультетын тәмамлаучылар.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 35 йорт, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең актлар залы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International