«Хорриот» системасына хәзерге вакытта 2,1 млн хайван һәм 33 мең хайван төркеме турында мәгълүматлар кертелгән

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Россельхознадзорның «Хорриот» системасына хәзерге вакытта 2,1 млн хайван һәм 33 мең хайван төркеме турында мәгълүматлар кертелгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хайваннарны идентификацияләү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Думасы подкомитеты утырышы нәтиҗәләре буенча хәбәр итә. Хайваннаны төркемнәрдә исәпкә алуда 902,6 млн. хайван каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 сентябреннән хайваннарны маркировкалау турында 221-ФЗ номерлы яңа закон үз көченә керәчәк, ә авыл хуҗалыгы хайваннарнын исәпкә алу һәм тамгалау 2024 елның 1 мартыннан мәҗбүри рәвештә булачак. Йорт хайваннарына исә яңа закон әлегә кагылмый, ул хакта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хайваннарны исәпкә алу тәртибен, аларның исемлеген һәм маркировкалау вакытын, шулай ук тиешле ветеринария кагыйдәләрен эшли.

Россельхознадзорның «Хорриот» компоненты 4 модульдән тора. Беренчесе уникаль идентификацион номер формалаштырырга мөмкинлек бирә, икенчесе хайваннарны исәпкә алу өчен билгеләнгән, өченчесе ветеринария чаралары, эшкәртүләр, вакцинацияләр, дарулар кабул итү турында мәгълүмат җыя, дүртенчесе куркыныч авырулар очагын теркәү турында мәгълүмат туплый.
Бүгенге көндә күп кенә төбәкләрдә хайваннарны, беренче чиратта эре һәм вак мөгезле терлекләрне маркировкалау өчен ирекле рәвештә кулланыла торган 15 миллионнан артык федераль номер бирелгән инде. 

"Хорриот" системасында һәр хайван башына карта тутырыла. Моның өчен мәгълүматны «ВетИС»системасының башка компонентларыннан йөкләп алырга мөмкин. "Хорриот", "Цербер",  компонентлары белән мәгълүмат алмашу гамәлгә ашырылган инде. "Меркурий", "Веста", "Аргус", "Гален" кебек системалар белән дә интеграция оештыру планлаштырыла.

"Хорриот" мәгълүмат белән тулгач, хайваннарның һәм хайваннардан алынган продукциянең ил эчендә дә, чик аша да хәрәкәтен контрольдә тоту системасы тулырак булачак. Димәк, без йогышлы авырулар таралуның барлык мөмкин булган юлларын контрольдә тотачакбыз һәм легаль булмаган һәм куркынычсыз булмаган продукция әйләнешкә керү каналларын, бигрәк тә азык – төлек продукциясен яба алачакбыз», – дип ассызыклый ветеринария иминлеген тәэмин итүче Россельхознадзор белгечләре.

 «Хорриот» системасын камилләштерү эше дәвам итә. Хайваннар белән булган вакыйгаларны исәпкә алу модуле эшләнә, хайваннарның йогышлы авырулары очагын теркәү модулендә авырулар турында 2,3 меңнән артык вакыйга теркәлгән. Ведомствода хайваннарны идентификацияләүнең төп өстенлекләре аталды:
- барлык мөһим вакыйгаларны исәпкә алу: хайванны тудырудан алып суюга кадәр, шул исәптән күченү, хуҗасын үзгәртү, авыруларны профилактикалау буенча чаралар;
- хайванның килеп чыгышын, урнашуын һәм алга таба хәрәкәт маршрутын яки хайван продукциясе партиясен реаль вакыт режимында билгеләү;
- хайван белән һәр ноктада булган төрле чаралар (карантин, вакцинация, иммунизация һ. б.) турында мәгълүматны күзәтү, мөмкин булган куркынычларны һәм зарарлану очагын локальләштерү өчен;
- терлекләрне үрчетү, үстерү, күчерү, әйләнештә тоту һәм сую, терлекчелек продукциясен җитештерү, эшкәртү, транспортлау һәм сату процессында катнашучыларга, шул исәптән ветеринария контроле һәм күзәтчелек органнарына, кулланучыларның барлык категорияләрендәге продукциянең сыйфатына, шул исәптән чит илләрдә дә, ышанычны ныгыту максатыннан кирәкле мәгълүматны оператив бирү мөмкинлеге.
Әлеге системада хайваннарның фотоларын үз эченә алган график мәгълүмат базасын булдыру планлаштырыла. Киләчәктә исә хайваннарның хәтта генетик карталарын булдыру да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International