Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 6-8 октябрь көннәрендә Кукмара районында тоякларны функциональ тәрбияләү буенча укулар уздырачак.
Татарстан башкаласында ел саен 15-20 мең мәче һәм эткә котыруга каршы прививкалар ясала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Булат Нуриәхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.
Ветеринария табибы — абруйлы һөнәр. Буа ветеринария техникумында кадрлар белән тәэминат проблемасына багышланган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов шулай дип белдерде.
Бирегә республиканың барлык районнарыннан ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм аграр тармак предприятиеләре чакырылган иде. «Ветеринария табибы — дәрәҗәле һөнәр. Аеруча терлек саны күп буган авылларда мал табибы патша кебек йөри», — диде идарә җитәкчесе.
Алмаз Хисаметдинов Буа ветеринария техникумының кадрлар әзерли торган төп уку йортларының берсе булуын әйтте. «Хәтта институтка караганда да, техникум чыгарган кадрларны күбрәк бәялибез, чөнки югары белем алганнар үз җирлекләренә бик теләп кайтмыйлар», — диде.
Профильле уку йортларында студентлар белән мондый очрашулар, яшь белгечләргә ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, соңгы биш елда тармакта кадрлар санын 10 процентка арттыруга ирешелгән. Бүген дәүләт ветеринария хезмәтендә белгечләр белән тәэмин ителеш 95 процент дәрәҗәсендә. Тик авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, холдингларда кадрлар мәсьәләсе кискенрәк тора, диде Алмаз Хисаметдинов.
«Хуҗалык җитәкчеләре аңларга тиеш: белгечләргә яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудыру — алар бурычы. Шул рәвешле, алар төрле авырулардан терлек санын саклап калуга да ирешәчәк», — дип саный Баш идарә җитәкчесе.
Республиканың ветеринария табиблары ел саен вакцинацияләүнең икенче этабына кереште. Бу операция елга ике тапкыр үткәрелә: яз һәм көз.
Язгы чорда барлыгы 900 мең доза, ә бер ел эчендә 1 млн 800 мең доза тарату планлаштырыла.
Көзге вакцинацияләү 28 сентябрьдан 9 октябрьга хәтле барачак.
Вакцинаны кул белән кыргый җәнлек оялары янына куеп чыгалар. Ул коңгырт төстәге брикетны хәтерләтә. Брикет ит фаршыннан тора, аның эченә вакцина куела.
Вакцинаны куллану лактация чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен зарарсыз санала.
Күчмә бригадаларның эше Татарстан Республикасының барлык районнарда да оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин эш визиты белән Тәтеш районында булды.
Республиканың агросәнәгать комплексында сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү күрсәткечләрен арттыру, югары продуктлы таналар үстерү, сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм үрчетү мәсьәләләрендә практик ярдәм күрсәтү максатларында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек секторы үсешен анализлау буенча эшче төркем төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 28-30 сентябрь көннәрендә Балтач районында тоякларны функциональ тәрбияләү буенча укулар уздырачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов "Зооцентр" ҖЧҖдә булды
Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды.