Казанда ел саен 20 меңгә якын мәче һәм эткә котыру авыруыннан прививка ясыйлар

2020 елның 2 октябре, җомга

Татарстан башкаласында ел саен 15-20 мең мәче һәм эткә котыруга каршы прививкалар ясала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Булат Нуриәхмәтов хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, Татарстанның хайваннар котыру авыруы йоктыруның локаль очраклары бар, әмма тулаем алганда, төбәктәге вәзгыять тотрыклы.

«Авыру таралуны тоткарлау өчен дәүләт клиникалары мәчеләргә, этләргә һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына котыру чиреннән түләүсез прививка ясый. Йорт хайваннары хуҗалары теләсә кайсы дәүләт ветклиникасына мөрәҗәгать итә ала һәм үзенең мәче яки этенә бушлай прививка ясата ала. Шул ук вакытта башка вакцинацияләр комплексын да алырга мөмкин", - дип сөйләде Нуриәхмәтов.

Ветеринария табибы ассызыклаганча, закон нигезендә мәче һәм эт хуҗалары котыру авыруыннан ел саен прививка ясатырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International