ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов "Зооцентр" ҖЧҖдә булды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Артур Исмәгыйлев, Казан ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев, Казан ветеринария берләшмәсенең ветеринария табиблары "Зооцентр"ҖЧҖдә булдылар. Визит барышында алар үзәкнең эше һәм хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлекне тормышка ашырганда чаралар оештыру белән таныштылар.

Белешмә өчен:

«Зооцентр» ҖЧҖ компаниясе ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында»2009 елның 30 декабрендәге 1275 номерлы карары нигезендә эшчәнлекне тормышка ашыру максатларында оештырылды.

Үзәк эше белән тулырак сайтта танышырга мөмкин: http://zoocentrkzn.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International