Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук Арча районы ветеринария хезмәте хезмәткәрләре катнашты.
Ярышлар 40, 80 ,100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырылды.
Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасын, Республика балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын карарга, шулай ук келәм буенча мастер-класска, ат җигү тизлеге буенча конкурслар, иң тиз йөртүче һәм матур йөртүче булырга мөмкин иде.