ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга районында булды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Республиканың агросәнәгать комплексында сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү күрсәткечләрен арттыру, югары продуктлы таналар үстерү, сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм үрчетү мәсьәләләрендә практик ярдәм күрсәтү максатларында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек секторы үсешен анализлау буенча эшче төркем төзелде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов белән берлектә эш визиты белән Алабуга районында булды.

Визит барышында алар "Фалалеев О.Ю" КФХ, "Яңа Юраш АФ" ЯАҖ, "Светлая долина" ҖЧҖ, "Яшь Күч" ҖЧҖ, "Әхмәтҗанов Ф. Г" КФХ хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар. 

Алар шулай ук 0-6 айга кадәр яшь мөгезле эре терлекне үстерү һәм терлекләрнең баш санын саклап калу технологиясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу ахырында алар терлекләрне тоту шартлары, аларны ашату һәм бозауларның йогышлы авыруларын профилактикалау схемалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International