Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты

2020 елның 2 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia–2020 милли чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны ышанычлы җиңүләре белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, быел ярышлар яңа дистанцион-көндезге форматта оештырылды. Мондый алым беренче тапкыр WorldSkills дөнья практикасында Россия инициативасы буенча кертелде. Бу чемпионатны безнең илдә генә түгел, дөньяда иң масштаблысы итәргә мөмкинлек бирде.
Чемпионатның төп нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде-анда Россиянең 80 регионыннан 3 меңгә якын катнашучы җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы WorldSkills-2020 милли чемпионаты финалы йомгаклары буенча регионнар рейтингында 1 урынны алды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җиңү – күп көч куйган эш һәм күп санлы күнегүләр нәтиҗәсе. Ул экспертларга, тренерларга һәм педагогларга, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә аларның хезмәтләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан Президенты шулай ук барысын да Россиянең һөнәри-техник белем бирү системасын оештыруга 80 ел тулу белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills хәрәкәте, дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру һөнәри белем бирү системасын үстерүгә һәм кадрлар потенциалын ныгытуга куәтле этәргеч бирде.

"Ветеринария" компетенциясендә республиканы ике яшь категориясендә катнашучылар тәкъдим итте. Өлкәннәр компетенциясендә-Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Ксения Петухова һәм яшүсмерләр категориясендә Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лилия Заһидуллина.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Ксения Петухова 3 урын, Лилия Заһидуллина 2 урын яулады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе катнашучыларны Җиңү белән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International