Ветеринарлар кыргый җәнлекләрне вакцинацияләүнең беренче этабына кереште

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Республиканың ветеринария табиблары ел саен вакцинацияләүнең икенче этабына кереште. Бу операция елга ике тапкыр үткәрелә: яз һәм көз.  

Язгы чорда барлыгы 900 мең доза, ә бер ел эчендә 1 млн 800 мең доза тарату планлаштырыла.

Көзге вакцинацияләү 28 сентябрьдан 9 октябрьга хәтле барачак.

Вакцинаны кул белән кыргый җәнлек оялары янына куеп чыгалар. Ул коңгырт төстәге брикетны хәтерләтә. Брикет ит фаршыннан тора, аның эченә вакцина куела.

Вакцинаны куллану лактация чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен зарарсыз санала.

Күчмә бригадаларның эше Татарстан Республикасының барлык районнарда да оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International