Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәвалау-профилактика эшләре буенча һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә экологик ике айлык йомгаклары буенча анализ үткәрделәр. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр сакланышы мәсьәләләре турында дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде. Шулай ук Алмаз Хисаметдинов сынау проекты хуҗалыкларында сыерларны карап тоту һәм бозауларны тоту мәсьәләсен дә күтәрде.
Үләт базларын язгы тикшерү нәтиҗәләре һәм сукбай хайваннарны тоту өчен бюджет акчаларын үзләштерү мәсьәләләре буенча Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде, шулай ук терлек азыгы әзерләү эшләрен вакытында башкаруның мөһимлеге турында искәртте.