Казанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының II Бөтенроссия конкурсы ачылды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген Казанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының II Бөтенроссия конкурсы ачылды. Бәйге программасы кысаларында чарада катнашучылар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының пленар сессия утырышыннан соң Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булдылар. Югары уку йорты эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар махсу күргәзмәне карады, анда ветеринария хезмәтенең махсус техникасы: УАЗ, ГАЗ-53 һәм КАМАЗ базасында Комаров дезинфекция җайланмалары, биологик калдыкларны утильләштерү буенча автосамосвал, сиптергеч белән тулы комплектациядә ветеринария машинасы күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов күргәзмә белән таныштырды һәм кунакларга республика ветеринария хезмәтендә эшнең нинди масштабларда алып барылуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International