Баш ветеринария идарәсендә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясалды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.

Утырышта Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина катнашты. Киңәшмә барышында Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Баулы, Чүпрәле, Буа муниципаль районнары дәүләт ветеринария берләшмәләренең эшчәнлеге тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International