Баш ветеринария идарәсендә республикада эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү эшенә нәтиҗә ясадылар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Идарә җитәкчелеге астындагы берләшмәләр эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләре башлыклары, дәвалау-профилактика чаралары һәм эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасарлары катнашты.
Киңәшмә республикада эпизоотиягә каршы язгы чараларга йомгак ясауга багышланган иде. Бу хакта хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International