Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәтендә узган очрашуда чыгыш ясады.
Әлеге очрашу 20 июльдә булачак Корбан Гаетенә республика территориясенә башка төбәкләрдән корбанга чалынасы сарык терлеген кертү һәм санитар иминлекне тәэмин итү темасына багышланган иде.
Баш ветеринария идарәсе вәкиле буларак, Габделхак Мотыйгуллин республиканы төрле йогышлы хайван авыруларыннан саклау, авыру терлекләр керү очракларын кисәтү өчен башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә, бруцеллёз чире буенча имин булмаган хәлдәге 33 төбәктән республикага мөгезле вак терлек кертү тыелган. Болар арасында күрше Башкортстан Республикасы да бар. Шулай ук тилчә (ящур) чире буенча имин булмаган 31 төбәктән Татарстанга терлекләр кертүгә рөхсәт юк. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге чирләр буенча имин вәзгыять саклана.