Кайгылы хәбәр: РСФСРның атказанган ветеринария табибы Миңнебай Нигъмәтуллин вафат

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, 92нче яшендә РСФСРның атказанган ветеринария табибы, тормышын ветеринария медицинасына багышлаган күренекле шәхес Нигъмәтуллин Миңнебай Гыйният улының вафат булуын хәбәр итә. Ул 1970-1991 елларда, 21 ел дәвамында, ул ТАССРның Дәүләт ветеринария хезмәтен җитәкләгән оста һәм кабатланмас җитәкче иде.

Миңнебай Нигъмәтуллин 1929 елның 7 августында ТАССРның Әлки районы Яңа Чаллы авылында туа. 1954 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый. Хезмәт юлын ул 1954 елда гади ветеринария табибы булып башлый. 10 ел дәвамында, 1957 елдан 1967 елга кадәр район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. 1970 елның февралендә Миңнебай Нигъмәтуллин ТАССРның Дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнә. Хезмәтенең соңгы елларында авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары вазыйфаларын башкара.  

Миңнебай Гыйният улы үз карамагындагы хезмәткәрләргә һәм барыннан да элек үзенә карата югары таләпчәнлеге белән аерылып торган, катгый тәртипле, эшлекле, актив, дустанә, мәрхәмәтле һәм кешелекле җитәкче булуы белән хәтерләрдә сакланыр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге һәм коллективы Миңнебай Гыйният улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу якты кеше турында якты хәтер аны белгән һәм бәяләгән һәркем күңелендә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International