Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз хайваннар белән эш итү законыны нигезендә республикада гамәлгә ашырыла торган эшләр буенча хисап тотты. Киңәшмә Татарстан Республикасының "Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясендә узды.
Доклад барышында Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, «хайваннар белән җаваплы эш итү турында» №498-ФЗ Федераль закон үз көченә кергәннән бирле проблемалар һәм мәсьәләләр тулы комплексы тупланган. Шуңа да карамастан, хуҗаларсыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә чаралар нәкъ менә шушы закон кысаларында күрелә. Шулай ук, үз чиратында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте килеп туган хәлне җайга салу буенча төрле чаралар күрә.
Билгеле булганча, ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан хуҗасыз хайваннарны тоту өчен районнар һәм шәһәрләр өчен субвенцияләр бүлеп бирелә. 2020 елда сукбай хайваннарны тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү һәм тоту өчен 56,5 млн.сум бүлеп бирелгән, аларның 45,5 млн. сумы төрле сәбәпләр аркасында 11 млн. сумы үзләштерелмәгән һәм республика бюджетына әйләнеп кайткан. Агымдагы елда 6 айда республика буенча 56,7 млн. сумның 37,6 млн. сумы үзләштерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, күзәтүсез хайваннар коела, сукбай хайваннар саны артмаска тиеш. Әлеге мәсьәләне оператив хәл итү муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетларына йөкләнә.