ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге район дәүләт ветеринария берләшмәләре баш табиблары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте. Киңәшмә барышында беренче булып бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Регина Филиппова югарыда әйтеп үтелгән учреждениеләрнең финанс һәм хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясе Советы һәм президиумы утырышында кошларның вируслы һәм башка авыруларын кисәтү буенча профилактик чаралар турында чыгыш ясады.


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мөселманнарның изге, олуг бәйрәме, Корбан бәйрәме алдыннан республиканың ветеринария хезмәте терлек чалу пунктларын оештыру буенча әзерлек эшләре алып бара. Бу җаваплы көннәрдә район һәм шәһәрләрнең ветеринария белгечләре терлекләрне катгый контрольдә тота, авырулар таралуын булдырмау максатыннан, бруцеллез, тилчә кебек мөгезле вак терлек авыруларына тикшерүләр үткәрелә.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Җәйге чорда республиканың район ветеринария берләшмәләренең ветеринария лабораторияләре белгечләре терлекчелек биналарында дезинфекция сыйфатын контрольдә тоталар. Дезинфекциянең сыйфатын тикшерү өчен терлекләр тота торган бина эчләреннән проба анализлары алына.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

1993 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында»гы законга кул куйды. Әлеге Закон Татарстан Республикасы территориясендә ветеринария эшен оештыруның һәм гамәлгә ашыруның бердәм принципларын билгеләргә мөмкинлек бирде. Әлеге датаны «Татарстан ветеринария көне» дип атап була.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанда йортсыз этләрне аулауга заявкалар кабул итүнең бердәм номеры эшли башлады. Бүгенге көннән Татарстан башкаласында күзәтүчесез хайваннарны аулауга заявкалар кабул итү буенча бердәм линия эшли башлый, дип хәбәр итә торак-коммуналь хуҗалык комитеты.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Хатуов Джамбулат Хизирович уздырды.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Республиканың кайбер территорияләрендә кыргый кабаннарда Африка дуңгыз чумасы авыруы табылу һәм аның таралу куркынычын булдырмау максатында республиканың аерым территорияләрендә чикләү чаралары билгеләнде. Чикләү чараларын билгеләү турындагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Республика ветеринария лабораториясенә эш визиты белән Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм институтның физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология кафедрасы доценты Иван Дубин килде.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Балтач районына Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм Эксперименталь ветеринария институтының физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология «кафедрасы доценты, доценты Иван Дубин килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International