Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Хатуов Джамбулат Хизирович уздырды.
Киңәшмә барышында сөт терлекчелеге тармагындагы вәзгыять, шул исәптән сөт җитештерү динамикасы, сөтчелек сыерларының баш санын һәм сакланышын, терлекләрнең алга таба үсеше чаралары, шулай ук терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм финанс чараларын авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә җиткерү турында фикер алыштылар.