ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын аттестацияләү булды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов катнашты. 

Илдәге эпизоотик хәлнең начар булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дуңгыз асраучы гражданнар, дуңгызчылык предприятиеләренең җитәкчеләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналы бик уяу булырга тиеш, дип киңәш итә. Бүген аларга урман массивларына баруны төшереп калдырырга кирәк, чөнки туфрактан үлән һәм яфраклы аяк киеме белән Африка дуңгыз чумасы вирусын торак пунктка китерергә мөмкин.

Арча муниципаль районында дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын юк итү буенча команда-штаб өйрәнүләре уздырдылар. Бу өйрәнү күнекмәләренең максаты - хайваннарның аеруча куркыныч авырулары кабынып китүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә дәүләт хакимияте башкарма органнарының, территориаль идарәләрнең, җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген җайга салу.

 


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Баулы районына килделәр. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Ютазы районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәрендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов та катнашты. 

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын аттестацияләү булды. Аттестацияне кабул итү комиссиясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкләде. Комиссия составында шулай ук Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов та бар иде. 


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Kazan Digital Week - 2021” Халыкара форумында катнашты. Форум кысаларында югары технологияләр күргәзмәсе "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган иде. 

Россиялеләргә моннан ары дача өчен каралган бакча кишәрлекләрендә кош-корт асрау, шул исәптән тавыклар, куяннар тоту ярамячак. Россия Федерациясенең Югары Суды тиешле тыюны раслады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте, закон бозучыларны зур штраф көтә. Бу хәлләр Волгоград өлкәсендә бакчасында тавыклар асраган хатын-кызның судка мөрәҗәгать итүеннән башланган иде.

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре өчен аттестация узды. Аттестацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов җитәкчелегендәге комиссия кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International