Алмаз Хисаметдинов Ютазы районы ветеринария берләшмәсендә булды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Ютазы районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәрендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов та катнашты. 

Биредә Алмаз Хисаметдинов Ютазы районы администрациясе башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашты. Район ветеринария хезмәте эше белән танышу максатыннан делегация район ветеринария берләшмәсендә һәм участок ветеринария пунктында булды. Тикшерү барышында ветеринария белгечләре көзге профилактик чаралар буенча эш алып бару турында фикер алыштылар. Эш визиты барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе делегациясен Ютазы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы - районның Баш ветеринария табибы Наил Усманов озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International