ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россиянең Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) «Меркурий» ветеринария сертификациясе системасында 29 аналитик модульне эшләтеп җибәрде, алар күзәтчелек органнары өчен дә, бизнес өчен дә файдалы. Намуссыз кулланучыларга каршы системада тиздән блокировка барлыкка киләчәк. Ә хайваннарны исәпкә алу өчен «Хорриот» системасы әле соңгы ике елларда гына гамәлгә кереп, эшли башлады. Бу хакта «Ветеринария һәм тормыш» интервьюсында «ВетИС» мәгълүмат комплексы инициаторы һәм авторы, Россельхознадзор җитәкчесе киңәшчесе Николай Власов сөйләде.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары! Кадерле пенсионерлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бу бәйрәм көненнән җылылык һәм ихласлык хисе, хөрмәт һәм мәхәббәт бөркелеп тора. Өлкән буын вәкилләре үзләрен республика хакына армый-талмый хезмәт итүгә багышлаган кешеләр. Сез үткән тормыш юлы - фидакарьлек, батырлык һәм әхлак үрнәге. Сез мирас итеп калдырган әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр булдыгыз, бар һәм булачаксыз.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда сукбай хайваннарны дәвалау һәм реабилитацияләү белән шөгыльләнүче күп кенә приютлар эшли. Бу проектлар күпчелек очракта республиканың битараф булмаган кешеләре көче белән тормышка ашырыла һәм әлеге приютлар һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ. Биредә һәрвакыт хайваннарга азык, медикаментлар, акчалата ярдәм һәм волонтерлар хезмәте сорала. Приютларга эләккән барлык хайваннар иң элек ветеринария табиблары кулы аша уза: вакцинация, стерильләштерү һәм паразитлардан чистарту чаралады иң беренче таләпләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы һәм «Законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасының контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасы проекты эшләнде һәм җәмәгать фикер алышуы өчен 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне профилактикалау программасы проекты урнаштырылды.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе табиблары районның аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә кыргый ерткыч җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабына кереште.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында "Авыл хуҗалыгы предприятиесының уңыш нигезе - сөт җитештерүче хуҗалыкларда нәтиҗәле технологияләр" темасына багышланган зона семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов катнашты. Биредә шулай ук районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыкларның зоотехниклары да бар иде.

Республиканың ветеринария табиблары кыргый җәнлекләрне котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабына кереште. Барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләрне котыру авыруына каршы вакциналау эше 2021 елның 28 сентябреннән 9 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге төр вакциналау елына ике тапкыр яз һәм көз айларында 900 мең доза күләмендә үткәрелә.

Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне ел саен 28 сентябрьдә үткәрелә һәм ул  котыру авыруыннан беренче вакцинаны барлыкка китергән француз микробиологы ЛУи Пастерның үлгән көненә туры китереп билгеләнгән.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында "Авыл хуҗалыгы предприятиесының уңыш нигезе - сөт җитештерүче хуҗалыкларда нәтиҗәле технологияләр" темасына багышланган зона семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов катнашты. Биредә шулай ук районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыкларның зоотехниклары да бар иде.

Шимбә көнне, 25 сентябрьдә, республика буенча "Татарстан урманнары" урман чистарту акциясе узды. Әлеге чарага Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International