Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Баулы районында эш сәфәрендә булды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Баулы районына килделәр. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов белән очрашты.

Район ветеринария хезмәте эше белән танышу максатында делегация район ветеринария берләшмәсендә һәм участок ветеринария пунктында булды. Ветеринария белгечләре көзге профилактик чаралар буенча эш алып бару турында фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчелеге "Берлек" терлекчелек комплексында да булды. Монда алар мөгезле эре яшь терлекләрне тоту шартларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International