Район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары аттестация узды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын аттестацияләү булды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов катнашты. 

Ветеринария белгечләренең белем һәм проессиональ әзерлек дәрәҗәсен билгеләү чарасында район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре терапевтлары катнашты. Аттестация белгечләрнең эшчәнлеген объектив бәяләү һәм аларның биләгән вазыйфаларына туры килүен билгеләү, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә ярдәм күрсәтү һәм һөнәри үсешне стимуллаштыру максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International