Актаныш муниципаль районында ветеринария белгечләре катнашында терлекчелек буенча зона семинары узды

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында "Авыл хуҗалыгы предприятиесының уңыш нигезе - сөт җитештерүче хуҗалыкларда нәтиҗәле технологияләр" темасына багышланган зона семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов катнашты. Биредә шулай ук районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыкларның зоотехниклары да бар иде.

Киңәшмәдә 2021 елның сигез аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды. Биредә хуҗалыкта селекция-генетик эшне оештыру һәм терлек азыгының сыйфаты турында да фикер алыштылар.

Семинарда авыл хуҗалыгындагы инновацияләр дә, сөт суыту технологиясе, саву җиһазларын дезинфекцияләү технологиясе дә игътибардан читтә калмады. Кунакларга сыерларда тоякларны эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен тояклар чистарту-кисү станогын күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International