Татарстанда сукбай хайваннарны дәвалау һәм реабилитацияләү белән шөгыльләнүче күп кенә приютлар эшли. Бу проектлар күпчелек очракта республиканың битараф булмаган кешеләре көче белән тормышка ашырыла һәм әлеге приютлар һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ. Биредә һәрвакыт хайваннарга азык, медикаментлар, акчалата ярдәм һәм волонтерлар хезмәте сорала. Приютларга эләккән барлык хайваннар иң элек ветеринария табиблары кулы аша уза: вакцинация, стерильләштерү һәм паразитлардан чистарту чаралады иң беренче таләпләр.
Приютлар финанс ярдәм, азык, дарулар яки теләге булган кешеләргә бик рәхмәтле һәм әледән-әле ярдәм итүчеләр көченә мохтаҗлык кичерәләр. Биредә үз хуҗаларын йөзләгән песи һәм эт көтә, барысы да сәламәт һәм стерилизацияләнгән. Аларның берәрсен бәхетлерәк итү һәм өйгә алу өчен ике генә нәрсә таләп ителә - җаваплылык һәм хайваннарны ярату хисе кирәк.
Түбәндәге приютлар исемлеге эт яки мәче алырга теләүчеләр өчен:
1. Мәчеләр өчен «Люськин дом» приюты. Казанда урнашкан.
2. Этләрне тернәкләндерү үзәге. Телефон: +7 (927) 434-82-37
Питрәч районының Кавалы авылында урнашкан.
3. Песиләр һәм этләр өчен «Помоги Дворняге» приюты
Рәсми сайт: doghelpkazan.com
Казанда урнашкан.
4. Хайваннар өчен Мини-приют
Телефоннар: +7 (927) 032-59-50; +7 (917) 870-34-35
Казанда урнашкан. Приюттан хайванны алганда килешү төзелә һәм 500 сум взнос түләргә кирәк булачак.
5. Песиләр һәм этләр өчен «Теремок Забота» приюты
Телефоннар: +7 (843) 253-14-61; +7 (843) 260-84-25. Казанда урнашкан. Инде ун ел «ЗооЗабота» оешмасы Казан халкына дүрт аяклы дусларны стерильләштерү һәм дәвалау белән ярдәм итә.
6. Этләр өчен «Преданные сердца Казани» приюты
Телефон: +7 (937) 773-37-95. Лаешта урнашкан.
7. Песиләр өчен Мини-приют «Песи». Телефон: +7 (905) 021-91-70. Казанда урнашкан.
8. Песиләр һәм этләр өчен «мәчеләр һәм песиләр»приюты. Телефоннар: +7 (906) 112-16-16; +7 (905) 026-28-28; +7 (962) 554-77-55. Яшел Үзән районының Әйшә авылында урнашкан.
9. Песиләр һәм этләр өчен Мини-приют. Телефон: +7 (950) 323-64-46
Бу приют Казанда 2014 елдан бирле эшли.
10. Этләр өчен «Земля Надежды»
Телефон: +7 (987) 416-63-98. Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында урнашкан.
Чыганак: "Enter"басмасы