Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары! Кадерле пенсионерлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бу бәйрәм көненнән җылылык һәм ихласлык хисе, хөрмәт һәм мәхәббәт бөркелеп тора. Өлкән буын вәкилләре үзләрен республика хакына армый-талмый хезмәт итүгә багышлаган кешеләр. Сез үткән тормыш юлы - фидакарьлек, батырлык һәм әхлак үрнәге. Сез мирас итеп калдырган әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр булдыгыз, бар һәм булачаксыз.
Сез бүген дә сафта: бәяләп бетергесез белем-тәҗрибәгезне яшьләр белән уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшьләрдә рухи көч, хезмәт сөючәнлек, ватанга мәхәббәт хисе тәрбиялисез. Без сезгә зирәклек, игелек һәм сабырлык өчен, шул ук вакытта өметегезне югалтмыйча тормыштагы уңай үзгәрешләргә сөенеп, яңарышка омтылып яшәвегез өчен бик рәхмәтле.
Өлкән буын кешеләренә Татарстан Республикасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Лаеклы ялда булган яки хезмәт итүен дәвам иткән барлык өлкәннәрнедә бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, тынычлык, иминлек телим.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов