Республиканың ветеринария табиблары кыргый җәнлекләрне котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабына кереште. Барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләрне котыру авыруына каршы вакциналау эше 2021 елның 28 сентябреннән 9 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге төр вакциналау елына ике тапкыр яз һәм көз айларында 900 мең доза күләмендә үткәрелә.
Котыру авыруына каршы ораль вакциналарны тарату кыргый җәнлекләрнең яшәү тирәлекләрендә урман-аланнарда, җәнлекләрнең өннәре урнашкан урыннарны күзаллап башкарыла.
Тышкы ягынанна вакцина 30 граммга кадәр булган параллепипед формасындагы көрән төстәге брикет-җим. Брикет составына ит фаршы керә, аның эчендә вакцина бар. Вакцинаны куллану лактация чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен зарарсыз санала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе искәртүенчә, вакцина таратучы күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырыла һәм вакытында төгәл башкарыла.