28 сентябрь — Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне ел саен 28 сентябрьдә үткәрелә һәм ул  котыру авыруыннан беренче вакцинаны барлыкка китергән француз микробиологы ЛУи Пастерның үлгән көненә туры китереп билгеләнгән.

Котыру чире котыру вирусы (Rabies virus) сәбәпле килеп чыга, әлеге куркыныч чир - үлемгә китергә торган йогышлы авыру. Котыру авыруын вакциналар ярдәмендә 150дән артык илдә җиңеп, кисәтеп киләләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, котыру авыруыннан кешеләр үлеме сәбәпләренең күпчелегендә инфекция чыганагы булып этләр тора. Кешеләрдә котыру чиренең 99 проценты авыру эт тешләү сәбәпле була. 

Котыру чиренә каршы көрәш көненең максаты - кешеләрдә һәм хайваннарда әлеге авыруны булдырмый калу, кисәтү-профилактика чаралар турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм әлеге авыруга каршы көрәшнең уңышлы үрнәкләренә игътибар җәлеп итү. 

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе республика халкын котыру авыруын кисәтү максатында йорт хайваннарына вакцина ясатырга өнди. Исегезгә төшерәбез, йорт хайваннарына котыру чиренә каршы вакцинация ясатуга җаваплы карау зарур. Котыру чиренә вакцина ясалмаган яки хуҗасыз этләр, яки башка хайваннар тешләгән очракларда соң кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү һәм тиешле медицина ярдәмен күрү, авыруны булдымый калу өчен вакцина ясату мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International