Бүген Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе табиблары районның аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә кыргый ерткыч җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабына кереште.
Чараны Чурибораш авылы җирлеге һәм Табар Черкене авыл җирлегенә караган урман-кыр территориясеннән башладылар. Вакцина барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган.
Районның Баш ветеринария табибы Алмаз Гыйбадуллин сүзләренчә, Апас районы җирлегендә соңгы ике елда хайваннарда котыру авыруы чыкканы юк. Шулай да вакциналауны барлык таләпләргә һәм ветеринария кагыйдәләренә туры китереп елына ике тапкыр, язын һәм көзен тараталар.
Быел республикада кыргый җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакциналау эше 2021 елның 28 сентябреннән башланды. Әлеге эш һава шартлары коры һәм 4-10 градус тирәсе булганда башкарыла.
Котыру авыруына каршы ораль вакциналарны тарату кыргый җәнлекләрнең яшәү тирәлекләрендә урман-аланнарда, җәнлекләрнең өннәре урнашкан урыннарны күзаллап эшләнә.
Тышкы ягыннан вакцина 30 граммга кадәр булган параллепипед формасындагы көрән төстәге брикет-җим. Брикет составына ит фаршы керә, аның эчендә вакцина бар. Вакцина лактация һәм йөклелек чорында булган хайваннар өчен зарарсыз санала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе искәртүенчә, республикага 900 мең доза күләмендә вакцина кайтарылды, вакцина таратучы күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылды.