Шимбә көнне, 25 сентябрьдә, республика буенча "Татарстан урманнары" урман чистарту акциясе узды. Әлеге чарага Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте.
Урман җыештыру акциясе ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, традиция буенча ел саен көз айларында оештырыла.